Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасында 206 мең га мәйданда, ягъни барлык мәйданның 13,7 %ында 836 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 40,7 ц/га
2020 елның 3 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасында барлыгы 1,5 млн. га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы бар, шулардан:көзге бодай – 361 мең га, көзге арыш - 10 мең га, сабан бодае – 413 мең га, арпа – 468 мең га, борчак – 60 мең га. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук, 231 мең га мәйданда майлы культуралар (рапс һәм көнбагыш) җыеп аласы бар, дип билгеләп үтте. «Кырларда эшли торган 3,5 мең комбайнга урып-җыю буенча уртача йөкләнеш 413 га туры килә", - диде министр. Бүгенге көндә республика буенча 206 мең га мәйданда, ягъни барлык мәйданның 13,7 %ында 836 мең тонна ашлык суктырылган (+547 мең тонна), уртача уңдырышлылык - 40,7 ц/га (2019 елда 32,7 ц/га). Әлегә көзге бодайдан иң югары уңыш 44,2 ц/га тәшкил итә, 541 мең тонна суктырып алынган. Бүгенге көнгә борчак уңышы 2019 елга караганда бер гектардан 3,6 центнерга күбрәк, ягъни 27,5 ц/га. «Гомумән алганда, барлык районнар да урып-җыюга әзер, әмма стартта районнар төрлечә эшли. Объективрак булсын өчен 4 климат зонасы буенча урып - җыю темпларын аңлатып китәм», - дип төгәлләштерде министр. Идел алды зонасында 8 муниципаль район бар. Алар арасында иң югары темп Буа районында – бөртеклеләрнең 25%ы җыелган, уртача уңдырышлылык – 40,6 ц/га, Чүпрәле районында – 21%, уңдырышлылык – 38,6 ц/га, Апас районында – 20%, уңдырышлылык – 34,6 ц/га, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында бары тик 11% кына әле уңыш җыеп алганнар. Көнбатыш Кама аръягы (7 район): Нурлат районында 26% мәйданда уңыш җыелган, уңдырышлылык - 42,5 ц/га, шул ук вакытта Чистай районында бары тик 12% кына җыелган; Алексеевск районында чәчүлекләрнең 19 %ы җыелган, ә күрше Яңа Чишмә районында – 10% кына әлегә. Көнчыгыш Кама аръягы (7 район):Зәй районында уңыш 25% мәйданда җыелган, бер гектардан уңдырышлылык 62 центнердан артыграк. Янәшә күршеләр әлегә шактый артта бара. Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягы (7 район):Азнакай районында уңыш 20% мәйданда җыелган, уңдырышлылык – 46 ц/га, Чирмешән һәм Ютазы районнарында 14% мәйданда җыйганнар. Бу зонаның калган районнарында уңыш 10 %тан да кимрәк җыелган әле. «Безнең төньяк районнар объектив сәбәпләр аркасында ныклап торып урып-җыю эшенә киләсе атнада керешәчәкләр. Шул ук вакытта берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе әлегә кадәр үз комбайннарын ремонтлап бетермәгәннәр. Бу хуҗалыклар җитәкчеләреннән хәлиткеч чаралар күрүегезне сорыйм", - диде Марат Җәббаров. Темпларны тизләтү өчен элеваторлар хезмәтеннән файдаланырга кирәк, дип белдерде алга таба Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Әлеге предприятиеләрнең ашлык киптерү комплекслары тәүлегенә 90 мең тоннадан артык ашлык киптерергә сәләтле (сәгатенә 3,9 мең тонна). Алар барысы да яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә әзер. “Урып-җыю конвейерының барлык участокларында да югары хезмәт җитештерүчәнлеге күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле. Быел да, узган еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты грантына комбайнчылар арасында республика конкурсы узачак, җиңүчеләргә 100әр мең сумлык 200 премия биреләчәк. Районнарның комбайннар эшен объектив алып баруларын һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына белешмәләрне үз вакытында тапшыруларын сорыйм», - диде министр. Марат Җәббаров африка дуңгызлар чумасы (АЧС) вәзгыяте турында тулырак сөйләде. Аның сүзләренә караганда, тулаем Россия Федерациясе буенча хәлләр киеренке кала. Бүгенге көндә АЧС буенча 30 чыганак карантинда, шул исәптән 15 - Самара өлкәсендә, 3 - Түбән Новгородта. Самара өлкәсендә чыганакларны теркәү аеруча борчу тудыра, чөнки Чирмешән һәм Нурлат районнарыннан алар 100 километр ераклыкта гына. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Самара өлкәсендә чыгаклар таралуның төп сәбәпләре – дуңгыз тотучыларның дуңгызларга карата африка чумасын профилактикалау буенча тиешле чараларны үтәмәве һәм кыргый кабаннар арасында вирус булу. Министр халыкка һәм аучыларга - дуңгызларны ирекле йөртмәскә, шулай ук урман массивларына чыгаруны чикләргә кирәк, дип, мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына кабан дуңгызларының саны арту-артмавын катгый күзәтеп барырга һәм Россиянең имин булмаган төбәкләреннән кабаннарның үтеп керү фактларын булдырмау буенча барлык чаралар күрергә кирәк.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз