ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2022 ел
дүшәмбе
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
21 майда Азнакай шәһәрендә 2009 елда туган һәм кечерәк егетләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры булып узды.
21 майда Яр Чаллы шәһәрендә 2009-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.
21 майда «Энергетик» мәдәният сарае каршында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

22
май, 2022 ел
якшәмбе
21 майда «Бөек Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» узды.

20
май, 2022 ел
җомга

Зәйдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Экологик икеайлык кысаларында, Зәй балалар иҗат йорты «Арт-дизайн» берләшмәсенә йөрүче укучылар, үзләштерелгән чималны яңадан файдаланып кул эшләнмәләре ясадылар һәм «Безнең дусларыбыз – Эколята» - Бөтенроссия бәйгесенең төбәкара этабында катнаштылар.

Бу язда Зәй балалар сәнгать мәктәбендә "Тәрәзә төбендә бакча" акциясе старт алды.
“Шатлык” балалар бакчасында “Игелекле капкачлар” акциясе үтте. Бу Россиякүләм экологик проект ике бурычны үти, безнең җир шарын кирәкмәс әйберләрдән арындыру, икенчедән ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм итү.
"Миләшкәй" балалар бакчасында «Беренче чәчәкләрне саклагыз» акциясе узды. Чара кысаларында әңгәмә үткәрелде, чәчәкләр турында фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International