21 майда «Бөек Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе дә катнашты. Иртә таңнан зәйлеләр Спас районына өч автобус белән юл тоттылар. Делегация составында район мөселманнары, хакимият, җәмәгатьчелек вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бар иде. Тантана Истәлек билгесе каршындагы мәйданда театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Соңыннан сәхнәгә дәрәҗәле кунаклар чыкты һәм тантананың рәсми өлешендә алар бәйрәмдә катнашучыларга котлау сүзләрен җиткерде. Катнашучылар алдында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Альберт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Татарстан мөфтие, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл кунакларны 1100 еллык юбилей белән котлады. Кунакларга Россия Президенты Владимир Путин, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган исеменнән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан котлау телеграммаларын укыдылар. Тантаналы өлештән соң җыелучылар тарихи Җәмигъ мәчете урынында өйлә намазын укыдылар. 1100 еллыгын бәйрәм итү Дөнья кубогына көрәш ярышлары, концерт программасы, «Илаһи моң» конкурсы лауреатлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Бу вакыйгага 76 дәүләт делегациясе дә кушылды, Болгарда төп бәйрәм чарасында 20 меңнән артык кеше катнашты.