Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2022 елның 20 мае, җомга

Зәйдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Зәй муниципаль районы территориясендә 2022 елның 4 аенда юллардагы хәлләр һәм хәләкәтләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Гарифуллин Рамил Галиәхмәт улы, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсенең эш нәтиҗәләре турында территориаль идарә башлыгы Сураев Сергей Николаевич, Зәй шәһәрендә юлларны карап тоту буенча эшләрнең барышы турында, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Чапков Александр Владимирович, җәйге каникуллар вакытында балалар белән юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик эш турында, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Камалова Регина Николаевна, мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чаралар турында, Зәй шәһәренең 5 нче мәктәбе директоры Долгов Валерий Иванович, авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча алып барылган эш турында, Поповка авыл җирлеге башлыгы Әмерханов Ислам Әхтәм улы сөйләде. Комиссия эше юлларны карап тотуга күзәтчелекне арттыруга, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыруга, мәгариф учреждениеләрендә, шәһәр һәм район халкы арасында юл хәрәкәте иминлеге буенча чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча профилактик эш алып баруга юнәлдерелгән. Комиссия утырышында киләсе чорга бурычлар куелды һәм аның эшенә Э.Э Галиев йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International