Зәйдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә 2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күчмә коллегиясе узды. Коллегия эшендә район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы, министрлык вәкилләре, Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары катнашты. Кунаклар "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда тәкъдим ителгән өстәмә белем бирү учреждениеләренең эше, Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышланган күргәзмә, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының  тәҗрибәсе белән таныштылар. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасарлары Закирова Минзәлия Заһри кызы һәм Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы 2021-2022 уку елына йомгак ясадылар. Татарстан Республикасы мәгариф системасын үстерүгә, 2021-2022 уку елында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә керткән өлеше өчен мәгариф министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының әйдәп баручы киңәшчесе Әхмәтова Ландыш Тәскил кызы һәм Зәй районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы, республиканың иң яхшы мәктәпләренә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International