Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына киңәшмә үткәрде. Докладлар белән Кадернең "Кояшкай" , Гулкиннең "Чишмә" балалар бакчасы, "Салават күпере" балалар бакчасы, 4 нче мәктәп, "Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе", Төги һәм Кадер мәктәпләре вәкилләре чыгыш ясады. Киңәшмә барышында хезмәт шартларының һәм хезмәтне саклауның торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләр тарафыннан хезмәтне саклау таләпләрен белүгә тикшерү узу һәм укыту, белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, медицина тикшерүләре һ. б. мәсьәләләр каралды.