ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2023 ел
шимбә
Бүген Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында «Татарстан кроссы - 2023» республика массакүләм ярышлары кысаларында спорт акциясе узды.
16 сентябрьдә “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011 елгы чаңгычылар арасында Татарстан Республикасының Җәйге беренчелеген ачу тантанасы узды.

15 сентябрьдә «Энергия» стадионында мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр һәм беренче сыйныф укучылары өчен «Татарстан кроссы» дип аталган искиткеч спорт акциясе узды.

Зәйлеләргә гадәттәгечә шәһәр һәм район товар җитештерүчеләренең, шәхси эшкуарларның, фермерларның, шәхси хуҗалыкларның, авыл җирлекләренең продукциясен тәкъдим иттеләр: ит продукциясе, кош ите, балык, яшелчә, бал һәм башка товарлар. Үз продукцияләрен “Зәй” агросәнәгать паркы, Носов А.М. Карташов Н.В. , Сироткин В.В., Бурханов К.К., Степанов П.П., Халиков Л.И. , Тимерханова Г.Р., Рамазанова Р.Г., Утяева Р.Р. -КФХ лары, шәхси хуҗалыклары, эшмәкәрләр, һәм авыл җирлекләре тәкъдим итте.

15
сентябрь, 2023 ел
җомга
Зәй муниципаль районы мәгариф идарәсе командасы Казанда Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсендә катнашты. Зәй политехника көллияте сату өчен икмәк-күмәч продукциясе, коррекцион мәктәп - агачтан эшләнмәләр, мәгариф оешмалары - яшелчәләр, төрле үләннәр һәм консервацияләрне киң сайлау тәкъдим итте.

14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе
Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе
2023 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары - полиция башлыгы Соколов Алексей Владимирович Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы бүлегенең шәхси составына яңа җитәкче тәкъдим итте.
Бүген Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Вадим Митрофанов катнашында төбәктә экологик куркынычсызлык мәсьәләләре һәм республика территориясендә региональ дәүләти экологик һәм геологик контрольне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча хокукны куллану практикасын гомумиләштерү турында киңәшмә узды.
13 сентябрьдә район җитәкчелеге һәм иҗтимагый оешмаларның махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашуы булды.

12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе
Бүген Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасының районнары муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәсе җитәкчеләре өчен стажировка мәйданчыгы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International