Зәйдә махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очраштылар

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе
13 сентябрьдә район җитәкчелеге һәм иҗтимагый оешмаларның махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашуы булды. Очрашу Кече фәннәр академиясенең актлар залында чәй өстәле артында эчкерсез сөйләшү һәм фикер алышу форматында узды. Һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. "Безнең өчен махсус операциянең беренче көннәреннән үк сезгә һәм гаиләләрегезгә ярдәм итү мөһим бурыч булып тора. Килгән сорауларны уңай хәл итәргә тырышабыз. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, көч телим. Бергәләп җиңүне якынайтачакбыз!,- диде район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин хәрбиләргә мөрәҗәгать итеп. Якташларыбызны күтәренке кәефтә, көчле рухта булуларын күрү бик күңелле. Алар район халкына гуманитар һәм рухи ярдәмнәре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International