Зәйдә чаңгычы - узышчылар арасында Татарстан Республикасының Җәйге беренчелеге уза
2023 елның 16 сентябре, шимбә
16 сентябрьдә “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011 елгы чаңгычылар арасында Татарстан Республикасының Җәйге беренчелеген ачу тантанасы узды. Беренчелектә катнашуга Татарстан Республикасының 29 муниципаль районыннан, шулай ук Башкортостан һәм Казакстаннан 520 спортчы катнашты. Ачылыш тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич, ТР Чаңгы узышлары федерациясенең эшләр идарәчесе Блохин Денис Анатольевич, “Әлмәт электр челтәрләре” акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Огурцов Сергей Владимирович, “Сетевая компания” “Түбән Кама электр челтәрләре” акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Галимов Алмаз Ибраһимович, Зәй районы электр челтәрләре башлыгы - Лукин Олег Анатольевич, чаңгы ярышлары буенча СССР спорт мастеры, ветеран Ханнанов Рәшит Габдрахманович, “Зәй-Зәй” спорт әзерлеге үзәге директоры Утурцова Белла Ивановна катнашты.