Зәйдә "Татарстан кроссы - 2023" спорт акциясе узды

2023 елның 16 сентябре, шимбә
Бүген Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында «Татарстан кроссы - 2023»республика массакүләм ярышлары кысаларында спорт акциясе узды. Бу чара төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләрен уртак максат - сәламәтлек турында кайгырту тирәсендә берләштерергә тиеш. Тантаналы ачылышта сәламләү сүзе белән физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Халикова Ирина Павловна, Зәй районы Ветераннар советы рәисе Алексеев Алексей Васильевич чыгыш ясады. «Мирас» коллективы «Татарстан» вокаль-хореографик композициясе белән чыгыш ясады. Шуннан соң акциягә старт бирелде. Авыл халкы өчен акция авыл җирлекләре территориясендә үткәрелде. Акциядә мәктәп укучылары, Зәй политехник көллияте студентлары, өлкән буын гражданнары, предприятие һәм учреждение коллективлары катнашты. Зәй-спорт шәһәре! Биредә кешеләр спорт чараларында актив катнашалар, спортның төрле төрләре үсеш ала, спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре республика, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда призер булалар. Бу шуны күрсәтә: спорт чыннан да безнең шәһәр тормышының бер өлеше булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International