Бүген Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасының районнары муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәсе җитәкчеләре өчен стажировка мәйданчыгы узды. Җитәкчеләр заманча яңартылган Зәй районы Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә мәгариф системасындагы нәтиҗәле эшчәнлек буенча тәҗрибә уртаклаштылар, фикер алыштылар. Алар хореография, татар ашлары әзерләү, остаханә, музей, сыйныф бүлмәләрендә булып, гимназиядә укучыларга белем алу өчен тудырылган заманча шартларга югары бәя бирделәр. Шулай ук укытучыларның һәм укучыларның бердәм формасы уңай бәяләнде. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Галеев Эмиль Эдуард улы пленар утырышны ачып җибәрде. Киңәшмәдә Зәй районы мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Рәис улы Сәфәргалиев “Зәй муниципаль районы мәгариф системасында нәтиҗәле идарә итү практикалары” дигән темага чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Шәрәфиева Гүзәл Махиян кызының “Тәрбия эше системасы, районның мәгариф оешмаларында җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итү һәм бердәм тәрбия пространствосы булдыру” темасына чыгышы тыңланды. “Зәй муниципаль районы мәгариф системасында методик эш белән идарә итү” хакында мәгълүмат-методика бүлеге җитәкчесе Миләүшә Камил кызы Вәлиәхмәтова сөйләде. Мәгариф идарәсе җитәкчеләре “Сәламәтлеклеге чикләнгән балалар өчен 9-нчы Зәй мәктәбе” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе базасында стресс-менеджмент практикасы белән таныштылар, Зәй туган якны өйрәнү музеена экскурсиядә булдылар. Җитәкчеләрнең стажировка эше нәтиҗәле узды, Зәй мәгариф бүлеге эшчәнлеге югары бәяләнде.