ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе
10-13 февраль Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге»нең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 3-8 сыйныф укучылары өчен тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Зәй шәһәре һәм Зәй районы участок сайлау комиссияләре (обходчиков) әгъзалары өчен«ИнформУИК» сайлаучыларга мәгълүмат бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында укыту уздырылды.

13
февраль, 2024 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы ир-атлар җыелма командасы Төмәндә уза торган Бөтенроссия көчлеләр спартакиадасы чаңгы эстафетасында (4-7, 5 км) җиңү яулады.
Бүген 1 нче мәктәп базасындагы яшьләр үзәге белгечләре "Без киләчәкне сайлыйбыз" дигән парламент дәресендә катнаштылар.

12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе
10 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

8 февральдән 11 февральгә кадәр Биектауда Россиянең атказанган тренерлары Сәхабетдинов М.М. һәм Шәйхетдинов А.Ш. истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Сәлихова Регина 76+кг авырлык категориясендә беренче урынны алды. Тренеры Сәлихов Равил Фаил улы.

11 февральдә "Ялта-Зәй" үзәк спорт үзәгендә чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларының соңгы көне узды. 5 км дистанциядә классик стильдә Козенкова Софья 1 урынны алды. Тренеры Габидуллин Ракиф Марс улы.

10 февральдә Түбән Кама шәһәрендә «Дуслык сыйныфы серләре» республика конкурсының зона этабы узды. Чара РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында узды.

11
февраль, 2024 ел
якшәмбе
Бүген Азат итүче сугышчы һәйкәле янында госпитальләргә һәм Луганскийда махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде.

10
февраль, 2024 ел
шимбә

10 февральдә Зәй шәһәрендә «Россия чаңгы юлы - 2024» XLII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы кысаларында, «Татарстан чаңгы юлы – 2024» республика массакүләм ярышлары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International