Бүген Азат итүче сугышчы һәйкәле янында госпитальләргә һәм Луганскийда махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. Бу «Кама аръягы-госпитальләргә ярдәм" төркеме волонтерлары аша Зәйдән җибәрелгән уналтынчы гуманитар ярдәм. Гуманитар ярдәм җибәрүгә багышланган чара район җитәкчелеге, яшь гвардиячеләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, битараф булмаган зәйлеләр катнашында узды."Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәркемгә, активистларга, волонтерларга рәхмәт белдерәсем килә. 2024 ел районда "Батырлык һәм бердәмлек елы"- дип игълан ителде. Без бердәм булганда - без көчле, — диде район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясаганда. Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт районының Тихоновка авылыннан битараф булмаган кешеләр уртак җиңү, сугышчыларыбызны исән-сау кайтару хакына зур эш башкару өчен берләштеләр. Гуманитар ярдәм күрсәтүнең тугыз ноктасының үзәге-Зәй. «Кама аръягы — госпитальләргә ярдәм " төркеме җитәкчесе Наталья Березина район башлыгы Разиф Кәримовка һәм бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. 20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тутырылган. Җыелган гуманитар ярдәм арасында озак сакланучы продуктлар, алмаш кием, юрган, мендәр, матраслар, медикаментлар, костыльләр, карават кирәк-яраклары, окоп шәмнәре, мич-буржуйкалар һәм башка күп нәрсәләр бар. Солдатларга шулай ук балалар рәсемнәре, мәктәп хатлары, сувенирлар, исемле посылкалар җибәрелә. Йөкне төяүдә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары зур ярдәм күрсәтә. Машинаны «КАМАЗ»ААҖ бирде. Эш моның белән генә тәмамланмый, волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җыюга керештеләр инде.