Бүген 1 нче мәктәп базасындагы яшьләр үзәге белгечләре "Без киләчәкне сайлыйбыз" дигән парламент дәресендә катнаштылар. Дәреснең кунагы -депутат, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары - Недошивина Елена Владимировна булды. Югары сыйныф укучыларына тематик презентация тәкъдим иттеләр, илнең Төп законы тарихы, Конституциягә кертелгән үзгәрешләр, төзәтмәләр кирәклеге турында белделәр. Парламент дәресләре мәгариф учреждениеләре һәм депутатлар арасында хезмәттәшлек һәм белем алмашуның ачык мисалы булып тора. Мондый инициативалар гражданлык һәм сәяси хәбәрдарлыкны үстерүгә, яшьләрне патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы рухында тәрбияләүгә ярдәм итә. Әлеге чарада шулай ук яшь сайлаучылар клубы әгъзалары да катнашты.