Зәй мәктәпләре республика конкурсының зона этабы җиңүчеләре һәм призерлары

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

10 февральдә Түбән Кама шәһәрендә «Дуслык сыйныфы серләре» республика конкурсының зона этабы узды. Чара РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында узды. Конкурсның зона этабында Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск районнарыннан 6 команда катнашты. Зәй районы исеменнән 2 нче һәм 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитетлары чыгыш ясады. Конкурс башланыр алдыннан жюри әгъзалары һәр мәктәп һәм сыйныф иҗаты белән таныштылар. Портфолио, фотоальбомнар, кул эшләре, грамоталар һәм кубоклар-барсы да ата-аналар комитетларының мәктәп тормышында актив катнашуы турында сөйли. Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының «Россия балалар-яшүсмерләр үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең патриотик программалар һәм проектлар бүлеге баш эксперты - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры киңәшчесе Алексей Михайлович Зиновьевның сәламләү сүзеннән соң сәхнәдә тагын 2 конкурс биреме үтте: визит карточкасы һәм иҗади проект. Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны 2 нче мәктәп, 1нче урынны – 4нче мәктәп командасы алды.  4нче мәктәп безнең районны ярымфиналда яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International