Зәй муниципаль районында "ИнформУИК" проекты буенча укулар узды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Зәй шәһәре һәм Зәй районы участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен«ИнформУИК» сайлаучыларга мәгълүмат бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында укыту уздырылды. Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе һәм Россия Федерациясе субъектларының сайлау комиссияләре сайлаучылар арасында мәгълүмати-аңлату эшен активлаштыру һәм системалаштыру турында карар кабул итте. Шушы максатларда Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында ИнформУИК проекты гамәлгә ашырыла-сайлау участогы составына керүче йорт хуҗалыкларын фатирлар буенча  әйләнеп чыгу ысулы белән, участок сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан( шул исәптән мобиль кушымтаны кулланып) сайлаучыларга шәхси адреслы мәгълүмат бирү һәм хәбәр итү оештырыла. Зәй муниципаль районында мәгълүмати-аңлату эшендә 61 участок сайлау комиссиясе, шәһәрдә 80 һәм районда 123 участок сайлау комиссиясе әгъзалары катнашачак.  Һәр сайлау комиссиясеннән укуга чакырылганнар белән мәгълүмат бирүне оештыру аспектлары каралды, уңышлы аралашу күнекмәләре буенча презентация күрсәтелде. Халыкка мәгълүмат бирү буенча эш 2024 елның 17 февраленнән 7 мартына кадәр планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International