ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Зәй балалар музыка мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган «Күңел җырлый - көз бии»дигән чара узды.

1 октябрьдә “Өмет” клубы катнашучылары өчен спорт рухы дөньясына ишекләр ачылды. “Барс” спорт мәктәбе тренеры - Әбдуллина Гөлназ Риззатин кызы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Күңелле стартлар” оештырды.

Бүген Бөек Ватан сугышы Ветераны Леонид Мачтаков үз өендә дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Район башлыгы Разиф Кәримов районның Мактаулы гражданинын өлкәннәр көне белән котлады. Разиф Гали улы белән бергә ветеран янына Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров, шәһәр Советы депутаты Валерий Алейников, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев килде.

29 сентябрьдә Тукай районының Яшьләр үзәгендә «навигатор» ДБУ педагог-психологы Савина Яна Алексеевна яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре өчен «Наркомания, алкоголизм, тәмәке тарту, суицидаль характердагы юнәлешләр буенча балалар һәм яшьләр белән социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау буенча эш» темасына семинар үткәрде.

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тарафыннан мәгариф өлкәсендә эшләүче 100 гә якын хезмәткәргә картлык буенча иминият пенсияләре вакытыннан алда билгеләнгән. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына мәгариф учреждениеләрендә эшләп, 25 еллык (2025 елдан - 30) махсус стаж һәм тиешле санда пенсия коэффициентлары туплаган хезмәткәрләр ия.
Өлкәннәр көненә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге өлкән буын аралашу үзәкләренең эшенә йомгак ясый. «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында булдырылган әлеге уникаль мәйданчыклар актив һәм бай тормышның чын учагына әверелде.
«Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе базасында икенче ел рәттән белем бирү партнеры Яр Чаллы шәһәренең "Кванториум" балалар мобиль технопаркы 5-8 сыйныф укучылары өчен промробо/промдизайн, VR/IT, гео/аэро, hi-tech юнәлешләре буенча дәресләр циклы уздыра.

30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе
Хөрмәтле пенсионерлар, өлкән буын вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары!
Бүген Зәй районы хәрби комиссар Айрат Фоат улы Әг]ләмҗанов белән хушлашты. Хушлашу чарасы «Энергетик»мәдәният йортында узды.

29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында «Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» МББУ базасында «Укучыларны белем бирү сыйфаты белән идарә итү шарты һәм коралы буларак ГИАга әзерләү» темасына мәгариф оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International