Югары Мәлем авыл җирлегендә халык белән очрашу узды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

23 январь көнне Югары Мәлем авылы мәдәният йортында район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында халык белән очрашу булды. Очрашуда шулай ук район Советы, башкарма комитет җитәкчеләре, белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

  Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар, Югары Мәлем авыл җирлегенең 2025 елга социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары, авыл халкына дәүләт ярдәме программалары һ. б.

  2025 елда авыл җирлегендә үзара салым буенча түбәндәге эшләр башкарылды: Югары Мәлемдә Яшьләр һәм Үзәк урамнарын тоташтыручы юл участогына 110 метр юл асфальты салынды.

   Мәлем авылында "Будрин" чишмәсе янында беседка корылды. Электр энергиясен экономияләү программасы буенча Мәлем авылында 13 урам яктырткычы алыштырылган. Югары Мәлем авылының Яшьләр урамында 900 метрлы су трассасы алыштырылган, өстәмә рәвештә 2 янгын сүндерү гидранты урнаштырылган.

 Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 Авыл җирлеген кардан чистарткан һәм урамнарда йөрү өчен уңайлыклар тудырган өчен, Марат Талиповка Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International