ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районда җәйге чорда бюджет учреждениеләренең кайсысына өстәмә төзекләндерү эшләре үткәрү мөһимлеген ачыклау өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, район җитәкчеләре, эшче төркем белән берлектә кайбер объектларда булды.
15 майда Зәйдән ерак китмичә бөтендөнья музейларына сәфәр кылырга булачак. Халыкара музей көненә багышланган әлеге чара үзәк китапханә бинасында булачак. Кыска гына вакыт эчендә Третьяков галереясен, Эрмитажны, Лондондагы балавыздан ясаган фигуралар музее һәм Парижның Лувр музее белән танышырга булачак.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Район басуларында язгы чәчү эшләре бер минутка да тукталмый. 12 майга чәчү барлыгы 30900 гектар мәйданда үткәрелгән. Бу барлык мәйданның 66 проценты. Язгы бодай – 3500, арпа-12200, солы-300, борчак-300, береллык үләннәр-6200, кукуруз-700, шикәр чөгендере-5900 гектарда(70 процент) чәчелде.
7 нче мәктәп автошәһәрчегендә мәктәп укучылары арасында ”Куркынычсыз тәгәрмәч – 2015” муниципаль бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Анда 8 шәһәр мәктәбе командасы һәм Сәвәләй, Югары Лоҗы авыл мәктәпләре командалары велосипедларда хәрәкәт итеп, юл йөрү кагыйдәләрен практикада ни дәрәҗәдә дөрес куллануларын күрсәттеләр.
Апрель ахырында Ставрополь өлкәсе Кисловодск курорт шәһәрендә география фәне буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы булып үтте. Анда 51 төбәктән 201 катнашучы җыелган.
Мәктәп алдына балаларга белем бирү белән беррәттән, хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү кебек бурычлар да куела. Югары Лоҗы мәктәбендә бу максатларны тормышка ашыруда күп кенә нәтиҗәле эшләр башкарыла.
Чәчләренә чал кергән горур ветераннарның сугыш афәтләре һәм беренче җиңү шатлыкларын татыган көләч йөзләре. Якты, алтынсыман орден һәм медальләре күкрәкләрендә балкып тора.
4-5 майда Җәлил эшчеләр поселогында 1999-2000 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Х Спартакиада ярышлары булып үтте. Анда Сарман, Аксубай, Зәй, Актаныш, Бавлы районнары катнашты
9 май көнне “Энергетик” мәдәният сарае каршында яшьләр эшләре идарәсе көче белән әзерләнгән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү вальсы” дип исемләнгән чара булды. “Җиңү вальсы” илебезне саклап калган данлыклы ветераннарыбызга багышланган иде.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана, көннең салкынча булуына карамастан район халкын, кунакларны күпләп җыйды. Иртән үк сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап җиңел атлетика эстафетасы шәһәр урамнары буйлап үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International