ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Тарихка кереп калган, 19 майда үтә торган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе Пионерлар көне иде. Шул уңайдан иске Зәйдә “Взвейся кострами” дигән күргәзмә үтте. Ул туган якны өйрәнү музее каршында ачык һавада “Төнге музейда” акциясе кыссаларында үтте.
15 майда спорт-савыктыру үзәгендә “Матурлык хәрәкәттә – саулык бала чактан!” – дип исемләнгән фестиваль үтте. Әлеге бәйгедә 13 балалар бакчасыннан 5-6 яшьлек катнашучылар 5 төрле ярышта көч сынашты.
Шәһәребезнең 6 мәктәп укучысы Егор Нуждин “Районның мәдәни символы” республика бәйгесенең “Истәлекле вакыйгалар” номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды һәм 3 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Зәй яшьләр эшләре идарәсе “Энергетик” Мәдәният сараенда 2015 ел сезоны кубогына “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” финал уеннарын уздырды. Анда ел дәвамында уеннарда үзләрен иң оста юморчылар буларак таныткан «Вторая обувь» (2нче мәктәп), «Понабрали» (3нче һәм 6нчы мәктәп җыелма командалары), «Без татарлар» (татар гимназиясе), «Семь с хвостиком» (7нче мәктәп) командалары шаянлыкта, тапкырлыкта сыный. Ә политехник колледжның «Дэнс мьюзик стайл» командасы уеннар кунагы буларак катнашты.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Санкт-Петербургта “Виват, Петербург” дип аталган музыка уен коралларында башкару осталыгы буенча I халыкара ачык бәйге узды. Анда Россия төбәкләреннән генә түгел, Кытай, Казахстан, Беларусиядән дә катнашучылар булды
Май бәйрәмнәре районыбыз механизаторлары өчен кызу эш көннәре булды. Язгы чәчү дәвам итә. Быел язгы чәчүгә бер атна соңгарак калып башланды, шуңа күрә чәчүне вакытында тәмамлау өчен барлык материаль- техник чарлар да эшкә җигелде.
Зәй музыка мәктәбе кечкенә балалар арасында талантларны барлау һәм үзләрендә белем алырга җәлеп итү нияте белән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен очрашулар үткәрә башлады.
13 май көнне шәһәр мәдәният йортында гаилә көненә багышланган мавыктыргыч кызыклы кичә үтте. Кичәне алып баручы балалар белән белем викторинасы үткәрде. Ул арада катнашучылар үзләренең гаиләсе турында рәсем ясадылар.
Язгы чәчүдә Зәй политехник көллиәт студентлары актив катнаша. Миннегаян Шакирзянов фермер хуҗалыгында 6 апрельдән 20 июньгә кадәр 131 машинист-трактористлар әзерләү төркеменнән Владислав Долгов эшли. Эшли башлаган көннән ул тракторга утырып эшли башлады.
Парк-скверлар елы уңаеннан Зәйдә “Космос” яшьләр үзәге белән мәчет арасындагы аралыкта якташ язучы Таҗетдин Ялчыголга хөрмәт йөзеннән Ялчыгол паркы булачак. Бүген әлеге булачак паркта эш башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International