Хезмәт – тәрбия нигезе

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Эшләп үскән баланың тәртипсез эшләргә, начар уйларга вакыты калмый. Югары Лоҗы мәктәбендә хезмәт тәрбиясе бирү зур урынны алып тора. Балалар мәктәп территориясен тәртиптә тоту, агач утырту кебек эшләрдә катнаша. Хезмәте белән абруй казанган җирлек кешеләре белән очрашулар үткәрелә. Андый кешеләр «Алга» җирлегендә бик күп. Быел кыр эшләре башланган чорда укучылар технология укытучысы җитәкчелегендә басуга бардылар. Аларны анда аталы-уллы Вәлиевлар каршы алды. Татарстанның атказанган агрономы Раиф Гомәр улы Вәлиев укучыларны үзенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды, киләчәктә курыкмыйча авыл хуҗалыгы һөнәрләрен сайларга өндәде.
Гомумән, укытучылар туган җирен яратучы, авыл хуҗалыгында эшләргә теләгән, хезмәт сөючән балалар тәрбияләргә тырышалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International