Зәйдә Җиңү бәйрәме тантанасы югары әзерлектә үтте

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Сәгать тугызда хакимият бинасы каршына җыелган сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм сәламе тапшырып укучылар, хәрбиләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре колонналары, Җиңү бәйрәменә багышланган транспарантлар күтәргән яшьләр, кулларына сугыш ачысын татыган мөхтәрәм бабай-әбиләрнең портретларын тоткан балалар катнашында "Үлемсез полк" акциясе узды. Җиңүчеләрне данлау парады Җиңү Бульварында "Азатлык китерүче солдат" һәйкәле каршында бәйрәм митингы белән дәвам итте. Мөхтәрәм ветераннарыбызны, район халкын башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Воропаева, Илшат Әминов республика Президенты, Дәүләт Советы, район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләделәр. Театрлаштырылган тамаша, балалар башкаруында патриотик җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. Биредә үк тыл ветераннары хөрмәтенә ясалган мемориаль комплексны ачу тантанасы да булды. Алга таба бәйрәм чаралары солдат боткасы, оешма-предприятиеләр тарафыннан әзерләнгән "Җиңү Салюты" фестивале, гармунчылар чыгышлары, Җиңү вальсы, концерт программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International