ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе
27 октябрьдә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы шәһәрләренең I лигасының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды.

27
октябрь, 2024 ел
якшәмбе
Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча турнир узды. «Яшьлек» боз сараенда ике көн дәвамында республиканың һәм Россия төбәкләренең иң көчле спортчылары арасында мавыктыргыч ярышлар барды.

26
октябрь, 2024 ел
шимбә

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында 2024 ел Уңыш бәйрәме узды. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев, Рияз Комаров, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин һәм башкалар катнашты һәм авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Мирный бистәсендә урнашкан әлеге бина махсус программа буенча төзекләндерелде. Биредә заманча хезмәт шартлары өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Шулай ук заманча җиһазлар алынган, территориясе яшелләндерелгән.

Зәй районында Зәй — Сарман, Зәй — Сармашбаш юллары капиталь төзекләндерелде. Ремонт эшләре «Сыйфатлы  имин юллар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде.

Бүген «Яшьлек» боз сараенда Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш ярышларын ачу тантанасы булды. Ярышларда Татарстанның 18 районыннан һәм Россиянең 5 төбәгеннән 23 команда составында 250 спортчы катнаша. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең 8 нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Иванов Анатолий Петрович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Хамаев Азат Кыям улы, Комаров Рияз Фоат улы, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты Рәисе Гущин Иван Николаевич, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы вәкиле Гатауллин Айрат Мөдәрис улы, Россия Көрәш федерациясе башкарма директоры Мөбәрәкҗанов Ришат Булат улы, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрипҗан улы, ярышларның баш хөкемдары Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы катнашты һәм чыгыш ясады.
Парк «Бердәм Россия» партиясенең халык программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында булдырылды. Объектны ачу тантанасы район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рияз Комаров, Азат Хамаев, бик күп мәртәбәле кунаклар катнашында узды.

24
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге клиентлар хезмәтенә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр еш керә: алар кәрәзле телефоннарга шалтырата, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, "яңа кагыйдәләр" буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, дип әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар.
Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә чит илдә яшәүче Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елга бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш. Шәхесне раслау Россия консуллыгы яисә илчелеге аша, шулай ук Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенә исән икәнлекләрен раслаучы документ җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
26-27 октябрь көннәрендә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда Россия төбәкләре катнашында Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча ярышлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International