Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне

2025 елның 18 феврале, сишәмбе
17 февральдә Зәй муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Зәй шәһәренең 3 мәктәбе 6 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге белгече Гөлнар Гыйзатуллина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International