2025 елның 3 – 6 февраленә кадәр «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында хокук буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды. 2 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Садриева Алена, 6 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Гайсин Аяз олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар булдылар. Хокук буенча олимпиада призерларын әзерләгән укытучылар: Колесова Валентина Васильевна- 2 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Матвеева Оксана Владимировна- 6 нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.