Район башлыгы 59 нчы гуманитар йөкне фронт сызыгына озата барды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

12-13 февральдә 20 тонналы ике гуманитар йөк машинасы Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучылар янына китте. Күркәм гадәт буенча Азат итүче сугышчыга куелган һәйкәл яныннан гуманитар ярдәм җибәрүне район җитәкчелеге, яшь гвардиячеләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр һәм район халкы катнашында оештырдылар. "Бүген без якташларыбызга-махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар йөк җибәрәбез. Гуманитар ярдәм җыюга үз өлешләрен керткән һәр зәйлегә, предприятие һәм оешма коллективларына рәхмәт белдерәсем килә. Хәрбиләрнең гаризалары 100 процентка үтәлде. Маскировка челтәрләре үргән район халкына аерым рәхмәт белдерәм. Бүген бу эш 31 мәйданчыкта алып барыла, алар эшли башлаганнан бирле фронтка 6 меңнән артык комплект китерелде. Шунысы мөһим, ярдәм итәргә теләгән һәркем үз өлешен кертергә мөмкинлек таба. Узган елдагы кебек үк, Ватанны саклаучылар көне алдыннан без егетләребез янында - фронт сызыгында, алар белән янәшә булып кайтабыз", - диде район башлыгы Разиф Кәримов. Гуманитар ярдәм район хакимиятенең турыдан-туры җитәкчелеге ярдәмендә оештырылды. Ярдәм итү теләге йөзләгән кешене берләштерде. Гади зәйлеләр, предприятие-оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары да читтә калмады. Йөк машиналары автомобильләр өчен запас частьлар, маскировка челтәрләре, буржуйкалар, су һәм ягулык – майлау материаллары өчен савытлар, газ баллоннары, окоп шәмнәре, инвалид коляскалары, култык таяклары, матраслар, урын-җир кирәк-яраклары, алмаш җиңел һәм җылы киемнәр, эчке киемнәр, исемле посылкалар, коры ашлар һәм башкалар белән тулды. Шулай ук фронт сызыгына 2 автомобиль («ВАЗ» һәм «Нива») китерелде. Егетләребез шәһәр һәм район яңалыкларыннан хәбәрдар булсын өчен, махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» район газеталарының махсус чыгарылышлары җибәрелде. Газеталардагы язмалар егетләрне шатландырыр: аларны туган илләрендә көтәләр, уртак җиңү өчен тылда да көрәш бара. Һәр җирлек, һәр гаилә, оешма хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен кертергә тырышты. Зәй егетләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мич-буржуйкалар ясадылар. Оста хатын-кызлар өйдә токмач, тәм-томнар әзерләделәр, оекбашлар бәйләделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, мәктәп укучылары да читтә калмады — алар рәсемнәр һәм ихлас теләкләр белән хатлар җибәрделәр. Гуманитар ярдәмне төяүдә бу юлы да политехник көллият студентлары зур ярдәм күрсәтте. «КАМАЗ» ГАҖ биргән зур йөк машинасы (машина йөртүчесе Александр Макаров), Наталья Березина җитәкчелегендәге «Кама аръягы-госпитальләргә һәм фронтка ярдәм» төркеме волонтерлары тарафыннан Луганск шәһәре госпитальләренә һәм ЛХР хәрби частьләренә оештырылган медикаментларның һәм гигиена чараларының 28 нче партиясен илтеп тапшырды. Икенче йөк машинасы руле артында-тәҗрибәле йөртүче Виталий Софин, ул инде 20 тапкырдан артык махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм китерде. Алар белән бергә "Җылы Зәй" хәйрия фонды вәкилләре Дмитрий Соловьев һәм Марат Кыямов, машина йөртүчеләр Рәйхат Габыйдуллин, Рөстәм Латыйпов, "Зәй - ТВ" телеоператоры Александр Тимофеев юлга чыктылар. Зәй делегациясе 5000 чакрымнан артык юл үтте (шул исәптән 1300 чакрымны Луганскидан Херсонга кадәр бөтен фронт сызыгы буйлап үтеп,10 төрле төяү ноктасында тукталыш ясадылар). Район башлыгы Разиф Кәримов якташлары урнашкан урыннарда булып, Зәйнең барлык  свода катнашучыларын якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады, аларга сәламәтлек, батырлык, ныклык һәм рухи көч, тиз арада Җиңү белән һәм исән-имин өйләренә кайтуларын теләде. Хәрбиләр үз чиратында, якташларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Кече Ватаннан килгән һәр хәбәр аларның рухын күтәрә, көч бирә һәм яңа батырлыкларга рухландыра. Зәйлеләр чираттагы мәртәбә тыл һәм фронтның бердәм икәнлеген исбатладылар, җиңгәнчегә кадәр безнең сугышчыларга ярдәм итәргә әзер торуларын тагын бер кат күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International