Зәй район үзәк хастаханәсенең 2024 елгы эшчәнлегенә һәм 2025 елга куелган бурычларга багышланган йомгаклау медицина советы узды. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Разин улы, "Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Вәлиев Руслан Фәрит улы, район башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич, район муниципалитетының чакырылган җитәкчеләре катнашты. Төп нотык белән Зәй үзәк район хастаханәсе баш табибы Фатыйхов Айдар Мөхәммәтнур улы чыгыш ясады. Ул үзәк район хастаханәсенең узган елгы медицина эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре, гамәлгә ашырылган проектлар, хастаханәнең матди-техник базасын ныгытуга юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде. Баш табибның клиник-эксперт эше буенча урынбасары С.М. Кочеванова һәм поликлиника мөдире Исаева Ирина Михайловна чыгышлары тыңланды. Коллектив алдында шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Разин улы, "Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Вәлиев Руслан Фәрит улы, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич чыгыш ясадылар. Алар үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр.