ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Районыбыз басу-кырларында яңа уңыш өчен көнне-төнне ялгап хезмәт тире түгү дәвам итә. Районыбыз механизаторлары һәр көнне урып –җыю темпларын арттыра бара. 29 июльгә район буенча бөртекле культуралар 8300 гектарда җыеп алынган, бу барлык мәйданның 21 процентын тәшкил итә. 22900 тонна икмәк суктырылган, уңыш һәр гектардан 27,7 центнер тәшкил итә.
Бүген Зәйдә Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтлесе Сәрия Сабурская халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте. Мөрәҗәгать белән керүчеләр тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрнең икесе авыр тормыш хәлендә калган балаларның IХ сыйныфтан соң тапшырыла торган дәүләт имтиханнарын бирә алмавына кагыла
“Ачыктан-ачык сөйләшү” акциясе Зәйнең Яңа шәһәрендә дә узды. Анда халык сорауларына район җитәкчелеге, депутатлар җавап бирде. Яңа шәһәрдә сораулар бирергә теләүчеләр аеруча күп булуы белән билгеләнде. Нигездә йортларны капиталь төзекләндерү, юлларны тәртипкә китерү, күпкатлы йортлар ишегалларындагы кайбер төзексез урыннарга борчылып мөрәҗәгать иттеләр.
28 июльдә туган якны өйрәнү музеенда 1914-1918 елларда барган беренче Бөтендөнья сугышы турында тарихи кичә булды. Ул сугышны Бөек дип атаганнар, чөнки сугыш калдырган җимерү һәм халәк булучылар саны буенча андый халәкәт беренче булган.
28 июльдә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре “Бәрәңге тарихы” турында уенлы бәйрәм үткәрделәр.Чараны алып баручы “Әкият” лагерында ял итүчеләр өчен бәрәңгенең кеше тормышындагы әһәмияте һәм аның бәяләп бетергесез кыйммәтле азык булуы турында сөйләде. Аның составында аксым, С витамины, йод, калий, углевод һәм башка кеше организмына кирәкле катнашмалар барлыгы турында әйтелде.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
24-25 июльдә Казанда байдарка һәм каноэда ишү буенча ХII Н. С. Тетеркин мемориалы үтте. Кабанның су өсте киңлекләрендә ярышу өчен Ульян, Чебоксар, Волжск шәһәрләреннән дә ишүчеләр килде. Ярышлар 4 төрле дистанциядә 4 яшь төркеменә бүлеп үткәрелде.
Бүген Зәйнең “Восток” агрофирмасына урып-җыюда булышлык күрсәтү өчен Чаллының “Финагротрейд” җәмгыяте отряды килде. Аларның “Үрнәк” бүлекчәсенең Мәлем участогында көзге бодай кырларында беренче эш көнен район җитәкчесе Разиф Кәримов үзе күзәтте, эшне үз вакытында төгәлләү өчен бер генә минутны да әрәм итмичә эшләргә чакырды.
Зәй районында җитәкчелек халыкка якын булып, яшәү шартларын, көнкүреш проблемаларын өйрәнеп эшләү буенча төрле алымнар куллана. Җәйге чорда халык күп йөри торган урында, ачык һавада район җитәкчеләре, депутатларның кешеләрне шәхси сораулар белән кабул итү максатын күздә тоткан “ Ачыктан-ачык сөйләшү” акция шуның берсе булып тора.
Урып – җыю эшләрен тизләтү өчен оптималь һава шартлары урнашты. Районыбыз игенчеләре барлык мөмкинлекләрдән файдаланып көнлек җитештерүчәнлекне 1150 гектарга җиткерделәр. Бүгенгесе көнгә 6950 гектар мәйданда икмәк суктырылып алынган, бу барлык мәйданның 17,4 процентын тәшкил итә.
Зәйнең олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә олимпия чемпионы Вячеслав Веденин белән очрашу үтте. Ул балаларга үзенең спорт тормышы турында сөйләде, аларның һәм тренерларның бик күп сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International