Ярдәмгә “Финагротрейд” комбайнчылары килде

2015 елның 28 июле, сишәмбе
-Зәй районына эшләргә килгән бу безнең икенче отряд. Биш комбайннан торган беренче отряд урып-җыюның беренче сәгатьләреннән зәйлеләргә ярдәмгә чыкты. Без тагын 6 “Нью Холланд” комбайны белән бирегә эшкә килдек. Моңа кадәр Сарман районы кырларында эшләдек, уңыш Зәйдә яхшырак, - ди отряд бригадиры Раил Нәгыймов.
Әлеге отряд, көннәр яхшы торганда, тәүлегенә 300-350 гектарда эш башкарырга сәләтле.
- Бүгенге көнгә “Восток” агрофирмасында көзге культуралар 1500 гектарда калган. Уртача уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил итә. Гомумән без агрофирмага караган мәйданнарының 17 процентын җыйдык. Аеруча зур уңыш бодайдан булыр дип көтәбез. Хәзер максатыбыз тиз көннәрдә булган уңышны җыеп алып, амбарларга салу. Шуңа да үзебезнең 21 комбайнына өстәмә 6 куәтле техника килүен шатланып кабул иттек, ватылмыйча эшләсеннәр генә, - ди “Восток” агрофирмасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Җәүдәт Ханнанов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International