Зәйдә халыкны ачык һавада кабул итәләр

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Кайберәүләр хәтта авыл җирләрендә яшәүчеләр проблемаларын да күтәрде. Мәсәлән, бер ханымның туганы Үтәшкин авылында яши икән, аларның капка төбеннән ерак түгел урынга чүп савыты куйганнар, яшь балалы гаилә начар истән, балаларының шул урынга тартылуыннан иза чигә. Өстәвенә, бу урыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл дә ерак түгел икән. Әлеге сорауны тыңлап, язып алганнан соң, шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов чүп савыты урынын күчертү мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә иттеләр. Халык белән күзгә-күз карап очрашу нәкъ менә шундый белеп бетермәгән проблемаларны күрергә, хәлне төзәтергә ярдәм итә, ди алар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International