Зәйдә Сәрия Сабурская халыкны сораулар белән кабул итте

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Мәсәлән, әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән малайны инде яшүсмер килеш бер гаилә үз тәрбиясенә алган, хәзер имтихан тапшыра алмавы сәбәпле, ул һөнәри уку йортына укырга керә алмый. Район опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Наталья Хәйруллина белдерүенчә, имтиханнарны кабат тапшыру сентябрь башына билгеләнгән, ә уку йортлары документларны 20нче августка кадәр генә кабул итә. Закон нигезендә 17 яше тулгач беркайда да укымаучы, эшләмәүче тәрбиягә алган балага пособие түләү туктатыла, ә гаиләсендә 4 бала тәрбияләүче кешеләргә аны тоту шактый авырга туры киләчәк. Икенче бер очрак, өч яшьлек чагыннан әбисе тәрбиясендә (әти-әнисе һәлакәткә очрап үлгәннәр) калган яшүсмер егет язмышына кагыла. Имтихан тапшыра алмаган малайның әбисе һөнәри уку йортына укырга кертергә ярдәм итүне сорап килгән. Өлкән яшьтәге апа малай язмышын тетрәндергеч итеп сөйләп, аңа битараф калмауны сорады. Сәрия Сабурская ике мәсьәләне дә өйрәнеп, яшүсмерләргә ярдәм итү юлларын эзләргә вәгъдә бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International