Зәйдә чөгендер алуда “Алга” бүлекчәсе - лидер

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
“Зәй” агрофирмасының “Алга” бүлекчәсе – районда иң күп чөгендер игүче хуҗалыклардан. Алай гына да түгел, быел чөгендер алуда алдынгылар рәтендәге хуҗалыкларның берсе ул. Биредә чөгендер мәйданы 600 гектарга якын, аның 100 гектары алынды инде, уңыш гектарыннан уртача 450-460 центнер чыга, урыны белән 470кә дә җитә. Әлеге хуҗалык заводка 4500 тонна чөгендер тапшырган инде. Тәүлегенә басудан 105 машина татлы тамыр төяп озатыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International