Парклар һәм скверлар көненә багышланган спорт бәйрәме

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
5 сентябрь көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында яшьүсмерләр һәм балалар спорт мәктәпләрендә алып барыла торган спорт төрләре буенча күргәзмә булды. Анда спорт мәктәпләренең спорт өлкәсендә ирешкән уңышлар турында да белешергә була иде. Анда тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары булды.
Шулай ук урта мәктәпләр арасында “Күңелле стартлар” ярышлары булды. Анда өч төрле яшьтәге төркемнәр ярышты: 1гр.-1-4 сыйныф, 2 гр.-5-7 сыйныф, 3 гр. – 8-9 сыйныф.
Дүрт төрле эстафета нәтиҗәләре буенча: 1группада беренче урын 7 мәктәп командасында, 2урын-2 мәктәп, 3 урын – тат. Гимназиясе командаларында; 2 группада: 1 урын- 7 мәктәптә, 2 урын-6 мәктәптә, 3 урын-3 мәктәптә; 3 группада: 1 урын-3 мәктәптә, 2 урын – 4 мәктәптә, 3 урын-2 мәктәптә. Җиңгән командалар призлар һәм бүләкләр алдылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International