Спорт көрәше фестивале

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
19 сентябрьдә Казан шәһәрендә балалар арасында спорт көрәше буенча фестиваль үтте. Фестивальдә 300 дән артык спортчы катнашты. Безнең көрәшчеләр яхшы күрсәткечләр күрсәттеләр. 38 кг. үлчәүдә Галяутдинов Марсель, 46 кг. үлчәүдә Латыпов Ильназ, 69 кг. үлчәүдә Хисматуллин Александр җиңүче булдылар, тренерлары- Хузин И.А. һәм Салихов Р.Р..
46 кг. үлчәүдә Степанов Дмитрий 3 урынны алды, тренеры-Салихов Р.Р. Фестиваль кыссаларында Россиядә яңа булган көрәш төре буенча да ярышлар булды. Ул Кытайда һәм Япония илләрендә нык таралган сумо төре. Безнең көрәшчеләр бу көрәш төрендә дә сынатмадылар. Рафаилов Дмитрий һәм Степанов Дмитрий бронза медальгә лаек булдылар, тренерлары-И.А. Хузин һәм Р.Р. Салихов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International