Бәйрәм мөбарәк булсын!

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Хөрмәтле, мөселманнар!
Барыгызны да изге бәйрәм – Корбан гаете белән котлыйм.
Әлеге бәйрәм динне ныгыту, яңа рухи тәҗрибә булдыру, эчке гармония тудыруда үзе белән якты хисләр алып килә. Бу изге көннәрдә мәчетләрдә азан тавышлары яңгырый, дингә ышанучы барлык мөселманнар Аллаһны зурлап, догалар укый. Мохтаҗларга ярдәм итеп, күпләр канәгатьлек хисе кичерә, күңеленә игелеклелек орлыклары сала.
Шәһәр-район мөселманнары киләчәктә дә толерантлык һәм дини-әхлакый камиллеккә ирешү принципларына нигезләнеп, халкыбызның күп гасырлык бай мирасын торгызу һәм үстерүдә, этноконфессиональ хезмәттәшлекне ныгытуда, тынычлык һәм иминлекне саклауда үз өлешен кертер дип ышанам.
Иң яхшы өмет-хыялларыбыз чынга ашсын, бәйрәм һәр йортка шатлык һәм тынычлык алып килсен, күңелләребезне игелек, канәгатьлек хисе белән баетсын. Һәммәгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.
Разиф Кәримов, район башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International