Туризм буенча “Алтын көз” призына ярышлар

2015 елның 25 сентябре, җомга
23 сентябрьдә “Алтын көз” призына туризм буенча ярышлар үтте. Ярышта 1,2,3,4,6 һәм 7 мәктәп укучылары катнашты.
Балалар туризм төеннәрен бәйләү, команда белән билгеләнгән маршрут буенча үтү, палатканы сүтү һәм җыю, рюкзак , кичү аша үтү, “Күбәләк” элементы кебек күнегүләрне үтәргә тиешләр иде. Яңа гына катнашучыларга, әлбәттә, авырга туры килде, ләкин команда өчен ярышта битараф булучылар булмады. Лаеклы җиңүне 1 мәктәп командасы алды, икенче урын-6 мәктәп туристларында, 3 нче- 2 мәктәп егетләре һәм кызлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International