14 февральдә Зәй музыка мәктәбендә район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев һәм мәдәният идарәсе учреждениеләре хезмәткәрләре катнашында район башкарма комитеты мәдәният идарәсенең кече коллегиясе утырышы узды.
8 февральдән 11 февральгә кадәр Биектауда Россиянең атказанган тренерлары Сәхабетдинов М.М. һәм Шәйхетдинов А.Ш. истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Сәлихова Регина 76+кг авырлык категориясендә беренче урынны алды. Тренеры Сәлихов Равил Фаил улы.
11 февральдә "Ялта-Зәй" үзәк спорт үзәгендә чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларының соңгы көне узды. 5 км дистанциядә классик стильдә Козенкова Софья 1 урынны алды. Тренеры Габидуллин Ракиф Марс улы.