Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеевага 101 яшь тулды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеевага 15 февральдә 101 яшь тулды. Анна Ивановна 10 сыйныфны һәм шәфкать туташлары курсларын тәмамлый һәм 1942 елда үз теләге белән фронтка китә. Сугыш дәвамында шәфкать туташы булып хезмәт итә, ул бик төгәл ата, моның өчен «Ворошиловский стрелок»күкрәк билгесенә ия була. Берлинны алганда штурмда катнашканы өчен «Ватан сугышы» ордены һәм «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләнә һәм аның башка бик күп бүләкләре бар. Сугыштан соң Анна Моисеева башта балалар йортында, аннары 40 ел Зәй район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Ветеранны беренчеләрдән булып район башлыгы Разиф Кәримов котлады, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды. Аны шулай ук туган көне белән шәһәр прокуроры Сергей Урванцев, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов исеменнән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Котлаучылар арасында «Сугышчан туганлык» җәмгыяте әгъзалары, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев һәм башкалар да бар иде. Анна Ивановна кунакларга һәрвакыт шат. Бу көнне ул сугыш еллары турында истәлекләре белән уртаклашты. Ветеран өйдә, аның янына көненә ике тапкыр социаль хезмәткәр килә. 101 яшьлек Анна Ивановнаның төп горурлыгы аның онык һәм оныкчыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International