Зәйдә мәдәният хезмәткәрләренең кече коллегиясе узды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

14 февральдә Зәй музыка мәктәбендә район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев һәм мәдәният идарәсе учреждениеләре хезмәткәрләре катнашында район башкарма комитеты мәдәният идарәсенең кече коллегиясе утырышы узды. Чарада ТР мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева, «Созвездие - Йолдызлык" иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү үзәге директоры Дмитрий Туманов катнашты. Утырышта узган елдагы мәдәният идарәсе эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Шулай ук китапханә системасы эше, районның авыл мәдәният йортларында мәдәни традицияләрне саклау һәм хәзерге җәмгыятьтә өстәмә белем бирүнең роле турында да фикер алыштылар. Кече коллегия эшенә йомгак ясап,  район башлыгы Разиф Кәримов коллективка  шәһәребез өчен башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә эшне дәвам итәргә кирәк булган планнарны һәм юнәлешләрне билгеләп үтте.  Кече коллегия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Нәтиҗәле хезмәтләре һәм Зәй муниципаль районы мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән -7 , район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән-11 хезмәткәр  бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International