Хөрмәтле зәйлеләр! Кеше кайгысына ваемсыз булмагыз! Әгәр сез социаль ярдәмгә мохтаҗ ялгыз олы кешене яки сәләмәтлеге какшаган кешене беләсез икән, сез аларга булыша аласыз. Аның өчен бары тик 8.85558. 3-52-19 телефоны белән шалтыратырга кирәк. Әгәр уңышсыз гаиләләрдә җәберләнүче балалар турында беләсез икән 8.85558. 7-57-77 яки 3-44-65 телефоны белән шалтырату җитә. Социаль ярдәм күрсәтү оешмалары аларга ярдәм итәргә әзер.