1969 елга кадәр бу урында мәктәп булган. 1920 елның февраль аенда монда 4 меңгә якын “сәнәкчеләр” барлык торакларны җимереп бунт күтәргән. Бөтен җир кан белән тулган. Шуңа күрә дә әлеге урам Кызыл мәйдан исемен йөретә. Шул урында “сәнәкчеләр” корбаннарына һәйкәл куелган. Якында гына Крестовоздвиженка чиркәүе һәм 20 метр ераклыкта гына мәчет. Бу безнең төбәктәге конфессия ара дуслыкны һәм теләктәшлекне белдерә торган бер символ булып тора. Мәктәп тауы очрашу һәм матурлыкка соклану өчен бик кулай урын, әлбәттә кич, чөнки ГРЭС утлары кабынгач ул диңгездә барган “Титаник” корабын хәтерләтә. Шәһәр олы бер утлы могҗизаны хәтерләтә. Көндезен дә әлеге урында табигать матурлыгы белән сокланырга була.