23 февраль көнне “Көрәш” буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә республика турниры булып үтте. Турнирны ачуда һәм финал өлешендә Зәй район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Ринат Шәеховичның туганнары һәм якыннары катнашты. Ярышларда республиканың 12 шәһәре һәм районыннан 220 көрәшче катнашты. Нәтиҗәләр буенча командалар арасында Зәй районы беренче, Яр Чаллы шәһәре – икенче, Актаныш районы – өченче. Турнирны финанслауда Ринат Шәех улының туганнары, предпритие һәм оешмалар, шулай ук агрофирмалар катнашты.