5 январьдан “Зәй шикәре” ачык акционерлар җәмгыятендә төзекләндерү эшләре бара. Ашамлыклар бүлегендә центрифуга алыштырыла. Җиһазларны чистарту эшләре башланды, цехларда буяу һәм вак ремонт эшләре башкарыла. 2016 елда Зәй районындагы иң борынгы предприятиесе үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк.