Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2016 нче елның 26 январендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 2 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар. Г.И.Валишина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International