26 январьда Сәвәләй авылы клубында басып торырга да урын юк иде. Сәхнәдә авыл артистлары Леонид Гайдайның “Операция Ы или новые приключения шурика» кинофильмныннан өзекләр куйдылар. Актерлар шул хәтле рольгә кереп уйнадылар, тамашачылар үзләрен кинода утырган шикелле хис иттеләр. Халык үз артистларын басып алкышладылар һәм күңелләрне күтәргән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.