Сайлауларга әзерләнәбез

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Сайлаулар тәртибен һәм хокук нигезләрен өйрәнү максатыннан үзәй китапханәдә “Бердәм Россия” җирле оешмасы белән бергә 4мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен хәбәрләшү сәгате узды. Укучылар өчен сайлауда граңданнарның җаваплылыгы һәм анда булган хокук нормалары бик тә кызыклы булды. Укучыларга быел узачак сайлаулар һәм андагы кайбер үзгәрешләр турында белешмә дә бик тә яңалык булды. Соңыннан укучылар яшь сайлаучыларга мөрәҗәгать яздылар. Мөрәҗәгатьтә укучылар яшьләргә сайлауларның бик тә әһәмиятле булуын һәм сайлауда катнашу безнең киләчәк өчен бик тә мөһим булуын искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International