Кыш озату бәйрәмендә район башлыгы Разиф Кәримов бертөркем “Ел хатын-кызы, ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” – дигән бәйгедә катнашкан гүзәл затларыбызга бүләкләр тапшырды. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган : Наталья Лукъянова (“Күп балалы әни”), Нина Столбова (Хатын-кыз, мәдәният һәм рух”), Румия Зәбирова (өченче буын герое), Татьяна Давыдова (“Минем язмышым – минем һөнәрем”), Алексей Алексеев (“Ир-ат – изге йөрәк”) дипломнар һәм бүләкләргә ия булдылар.