Иске Зәйдә пилмән бәйрәме

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Иске Зәйнең район мздзният йортында “Пилмән бәйрәмен” билгеләп үттеләр. Бу үзенчәлекле бәйрәм 6 март көнне халык-ара хатын кызлар көненә багышланды. Башта хуҗабикәләр үзләре турында сөйләделәр, аннан пилмән ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Әлеге чарага барлык катнашучылар да кушылды. Пилмән әзер булгач, әлеге ашамлык турында җыр, тезмәләр көйләделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Ә хатын-кызлар истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International