Язгы чәчүгә җитәрлек күләмдә орлык һәм ашлама кайтарылган

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүгенгесе көнгә районыбыз чәчүлекләрен ашлама белән тукландыру өчен 12 мең тонна ашлама кайтарылган, шуның 2700 тоннасы катлаулы ашлама. Язгы чәчүгә барлыгы, былтыр калган запасларны да кертеп 4503 тонна гамәлдәге матдә, һәр гектарга 65,1 кг. ашлама күләме кертергә әзер. Шулай ук Тукай районы орлык заводыннан 2450 тонна орлык кайтартылган. Алар барысы да югары сыйфатлы. “Нива” хуҗалыгында көзге культураларга анализ алынды, әлегә үсемлекләргә зыян килмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International