Яшьләрне Россия тарихы белән таныштыру йөзеннән “Космос” кинотеатры “Космонавтика атнасы дигән тематик проектны төгәлләде. Проект барышында яшьләр Зәйдә булган тарихи вакыйгалар, галәмгә беренче косманавт очуы, комодромнар турында презентация һәм башка космонавтларның галәмне өйрәнүдә керткән өлешләре турында да белделәр. Төрле уеннар аркылы үзләренең хыялларын бүлештеләр.